Татарстан буенча Россия социаль фонды бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка! 2024» бәйгесендә катнашырга чакыра
Катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм бәйгедә ирешкән уңышлары турында сөйләү.
Бәйгедә түбәндәге номинацияләр каралган:
- «Минем интернет-казанышларым»
- «Минем иҗтимагый интернет-инициатива»
- «Мин - интернет-йолдыз»
- «Гаилә интернет-тарихы»
- укытучылар өчен махсус номинация «Минем авторлык эшләнмәләрем»
Бәйгедә компьютерда эшләү күнекмәләре булган өлкән яшьтәге (50+) гражданнар катнашырга мөмкин.
Бәйгедә катнашу өчен «Интернет әлифбасы» сайтында гариза бирергә кирәк: azbukainterneta.ru → «Конкурс» бүлеге → «Катнашуга заявка» пункты. Гариза белән бергә алда санап үтелгән берәр номинация темасына эссе һәм үзегезнең 2 фотосурәтегезне беркетергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев