Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә БДИ гамәлдән чыгарылачакмы?

Дәүләт Думасының берьюлы өч фракциясе БДИны элек тапшырыла торган гадәти имтиханнар белән алыштырырга тәкъдим итте. Моның сәбәпләре дә бар: нерв киеренкелеге аркасында яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары кисәк арткан һәм БДИны оештыру өчен зур чыгымнар тотыла икән.

Дәүләт Думасы депутатлары БДИны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева. Инициаторлар булып берьюлы ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП фракция вәкилләре чыгыш ясады. Әгәр закон кабул ителсә, бердәм дәүләт имтиханы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылырга мөмкин, ә инде тапшырылган имтихан (БДИ) нәтиҗәләре әле 4 ел гамәлдә булачак.

«БДИ дәүләт имтиханнары дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә алыштырыла торган закон проектын Дәүләт Думасында октябрьдә беренче укылышта карарга ниятлибез», – диде РИА «Новости»га Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.

Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, БДИга кадәр булган традицион дәүләт имтиханнарына кайтырга кирәк.

«БДИны гамәлдән чыгару өчен, киресенчә, нәрсәдер тәкъдим итәргә кирәк»

Дәүләт Думасы депутатларының кайберләре бу закон проектына шик белән карый. Мәсәлән, Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, әлегә документ инициаторлары БДИга лаеклы альтернатива тәкъдим итми.

«Бернәрсә дә тәкъдим итмичә проект кертмәкчеләр. Ә ул нәрсәгә кирәк? Имтихан тапшыру механизмы нинди булыр? Бары тик гамәлдән чыгару гына... Әйтик, 1 сентябрьдән гамәлдән чыгарылды, ә укучылар, югары уку йортларына керә алсын өчен һәм тигез хокукны тәэмин итү өчен нәрсә тәкъдим ителә? Моны, нигездә, БДИ тәэмин иткән иде», – диде Гыйльметдинов «Татар-информ»га.

Дәүләт Думасының башка депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, мондый инициативалар беркайчан да пленар утырышларга кадәр барып җитми, гәрчә алар даими рәвештә ярты елга бер тапкыр килеп торса да.

«Бу законның перспективасы юк, ул хәтта пленар сессиягә дә барып җитмәячәк. Беркем дә БДИны гамәлдән чыгармаячак, һәм моны эшләүнең мәгънәсе юк. Ул системаны эзлекле рәвештә камилләштерергә кирәк, чөнки ул югары уку йортын сайларга мөмкинлек бирә, һәм бер генә югары уку йортын түгел», – диде Фәррахов «Татар-информ»га.

«Яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән»

«Минемчә, БДИ ул – чыннан да яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән. Башта аны системага керткәндә ул бөтенләй коточкыч иде. Россиядә көчле математика берләшмәсе булганлыктан, математика буенча БДИ биремнәрен яхшы дип бәялим. Башта аның биремнәре тулысынча ятлауга корылды – бик күп җиңел мәсьәлә бирелә иде, ә аннары катлаулы «С» өлеше барлыкка килде.

Гуманитар фәннәргә килгәндә, анда «ятлап, истә калдыру» кебек биремнәр тәкъдим ителә. Әгәр БДИны җиренә җиткерсәләр, ул бик яхшы әйбер үзе», – дип саный Казанның «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков.

«Уңай якларын әйтим: Бердәм дәүләт имтиханы укучыларга, алар кайда гына яшәсәләр дә, имтиханны тигез шартларда тапшырырга һәм илнең теләсә кайсы 5 югары уку йортына гариза тапшырырга мөмкинлек бирә. Традицион билет имтиханнары булганда укытучыларның мәктәп укучыларына карата симпатия-антипатиясе тәэсир итәргә мөмкин», – диде ул.

БДИның җавапларын чыгару һәм укучыларны чишендерү БДИга карата начар тәэсир калдыра

Минусларга килгәндә, БДИ – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур стресс. Яңа закон проектына аңлатма язуында, яшүсмерләр арасында елдан-ел суицидлар саны арта бара, дип әйтелә.

БДИ тапшырырга килгән чыгарылыш сыйныф укучыларын тикшерү вакытында да тузга язмаган хәлләр була. Мәсәлән, быел Воронежда имтихан уздыру пунктларының берсендә кызлар ишек янындагы металл эзләгечләрнең берничә тапкыр эшләвен, шуның аркасында аларга бөтен бижутерияләрен, аяк киемнәрен, хәтта эчке киемнәрен дә салырга туры килүен сөйләде. Чөнки тикшерүчеләр, металл детекторы бюстгальтер тимерләренә кычкырырга мөмкин, дип әйтә. Соңрак РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов «фактлар чынбарлыкка туры килми» дип белдерде.

«Минемчә, хәзерге БДИ системасында бик күп кимчелекләр һәм каршылыклар бар, шуңа күрә аны камилләштерергә кирәк. Балаларны чишендерү кебек тузга язмаган хәлләр булмасын өчен», – диде парламентарий.

БДИның тагын бер минусы – җавапларны вакытыннан алда чыгару, ягъни интернетка куелган контроль-үлчәү материаллары (КИМнар яки тестлар) һәм биремнәргә җавап. Җавапларны чыгару 2007 елдан 2013 елга кадәр ел саен теге яки бу формада теркәлеп барган.

«Бездә мәгълүмат куркынычсызлыгы белән зур проблема бар. Ничек икәнен белмим, чөнки Россиядә IT-өлкә шактый көчле. Шулай да даими рәвештә җавапларны чыгару юлларын табалар. Без аларның чын булуына үзебез инандык», – диде Павел Шмаков.

Фото: Михаил Захаров / «Татар-информ»

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев