Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелләрдә уелып калган хатирәле ул кичә

Ноябрьнең соңгы ял атнасында бәйрәм ителгән «Әниләр көне»н билгеләмәгән җирлек калмагандыр районыбызда.

Моны социаль челтәрләрдә дә яктырттылар, безгә дә фотоларын юлладылар, кыска гына итеп газетабызга да бирдек.

Әмма Карагуҗа авылы мәдәният йортындагы кебек итеп оештырылганы булмаган ахрысы, чөнки берничә кеше: «Кызлар, белсәгез иде бездә Әниләр көненә нинди матур чара оештырылганын! Искиткеч, бик югары дәрәҗәдә булды, мондый, өйгә кайткач та эмоцияләрдән йоклап булмаслык бәйрәмнең бик күптән булганы юк иде. Газетагызга языгыз әле шуның турында», – кебек сүзләр белән редакциябезгә шалтыратты. Инде үзебездә дә кызыксыну уянды һәм Карагуҗа мәдәният йорты мөдире Миләүшә ханым Минһаҗева белән аралашып алырга булдык.


Рәхмәт яусын инде авылдашларга, сезгә кадәр шалтыраттылармени? – диде ул, шаккатып.Концерт кичәсен бик тә ошатулары турында үземә дә бик күпләр әйтте. Андый сүзләрне ишетүе, әлбәттә, бик күңелле инде ул. Һәр эшнең яхшы нәтиҗәсен күрәсе килә бит. Әниләргә шундый җылы бәйрәм оештыруда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Чынлап та, чара шуның кадәр «душевный» килеп чыкты, анда булган 140лап кешенең берсен дә битараф калдырмады, минемчә. Кем үз аягында йөри ала, барлык әниләрне чакырган идек. Миңа бик булышучыларым, концерт программасын төзеп, алып баручылар Әлфинур апа Хөснетдинова, Дания апа Җиһан шина һәм Эльза Кучкаровага, Олы Карагуҗа үзешчәннәренә, оста баянчыбыз Рәдиф Әхмәдуллинга аеруча рәхмәтлемен. Татарстан ның Җыр һәм бию ансамбленнән кунак булып кайткан Римма һәм Айнур Фәизовлар кичәнең бизәге булды. Чакырганны тыңлап, вакыт табып, дәртле дә, шаян да биюләре белән шатландырганнары өчен аларга да рәхмәт. Авылдашларның шулай бердәм булып клубка җыелулары, аралашулары һәм аннары алардан җылы сүзләр ишетү бик күңелле һәм алга таба да шулай канатланып эшләргә теләкне арттыра. Алда, Аллаһ бирса, Яңа ел бәйрәмнәре, анда да очрашулар насыйп итсен.


Хәзер шундый замана, интернет эшләгәндә бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга мөмкин. Миләүшә ханым концертта төшерелгән видеоязмалар белән дә уртаклашты, шунда утырып караган кебек булдым. Әйе, чынлап та бик матур булган икән шул әниләргә багышланган концерт. Сценарие йөрәкләргә үтәрлек, елатырлык та, елмайтырлык та итеп төзелгән. Быел юбилейларын билгеләгән аналарны аерым-аерым әйтеп, тормыш юлларын сөйләп, экраннан гаилә фотографияләрен тамашачыларга күрсәтеп котлаганнар. Әле һәрберсенең балалары чәчәк бәйләм нәре белән яннарына килеп, әниләренә йөрәк түрләреннән чыккан җылы сүзләрен, теләкләрен җиткергән. Мондый мизгелләрдә күз яшьләрсез буламы инде?!

Ул бөтен кешенең күңеленә кереп кала торган бик истәлекле, шәп, хатирәләр кичәсе булды. Котларга кайткан балалар да, әниләрен шулай зурлауларына, аларның үт кән авыр тормышларын, бүгенге көндә кадер-хөрмәттә яшәүләрен сөйләп, экраннан да күрсәтүләренә бик канәгать, риза булдылар. Үзәкләргә үтәрлек итеп башкарылган әниләр турында җырлар, шигырьләрне тыңлап, рәхәтләндек елап, дип сөйли карагуҗалылар.Әйтеп бетергесез инде, күңелдәге хисләрне җит кереп бетереп булмый. Сыйныфташлар, авылдашлар төркемнәрендә дә шул хакта фикер алышабыз, сөйләшәбез. Авыл халкының моның кадәр залны тутырып килүенә дә шаккатмалы! Берничә көн шул концерт телебездән төшмәде дисәк тә була. Барыбыз да, оештырып, шундый бәйрәм ясаучыларга рәхмәтле калдык.


Бу язма мактауга охшады кебек, әмма максат ул түгел, ә кешеләрнең кичерешләрен җиткерү иде. Авылдашларга менә шундый игътибар, җыр-моң – бүгенге катлаулы һәм тынгысыз вакытта җан азыгы бит ул. Һәр авылда олыладылар әниләрне, һәр җирлек үзенчә, хәленнән килгәнчә билгеләде бу бәйрәмне, афәрин! Ә каләм астына Олы Карагуҗа эләкте. Алдагы бәйрәмнәрне дә бердәм булып, бер-беребезгә терәк булып, матур уй-теләкләр белән уздырырга насыйп булсын, хөрмәтле райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес фикерлэр монда.Чыннан да Милэушэ бар жирдэ чын бэйрэм,чын кунелле тамаша кутэренке кэеф.Олкэннэр коненэ багышлап мул табын эзерлэп корьэн ашы уткэруен дэ эйтеп утэм эле.Олы кешелэрне зурлап,хормэт итеп,килэ алмаганнарынын ойлэренэ барып хэллэрен белешеп торуы да зуур ихтирамга лаек.Рэхмэтлэребез чиксез!!Афэрин