Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каян килгән бу саннар

1 декабрьдән Яшел Үзәндә торак-коммуналь хуҗалыкка тарифлар12%ка кадәр артты

Тарифларның үсүен 2023 елның июленнән бүгенгә күчерү карарын хакимиятләр җылылык трассаларын алыштыру кирәклеге һәм соңгы елларда индексация инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк булуы белән аңлата. Ә тирәнтен карасак?

1 декабрьдән Татарстанда газга тарифлар 8,5 %ка үсә
2022 елның 1 декабреннән Татарстанда газ бәясе арта. Хакы 8,5 процентка яки 53 тиенгә күтәрелә. Мондый индексация белән яңа тариф НДСны исәпкә алып, бер кубометрга 6,78 сум тәшкил итәчәк. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт карары нигезендә, илдә 1 декабрьдән газның күпләп сату бәясе 8,5 процентка үсә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт комитеты халык өчен газ бәясен арттырды.

Су һәм канализация өчен бәя аеруча артты
Салкын су белән тәэмин итү өчен түләү (игътибар: Зеленодольск шәһәрендә яшәүчеләр һәм җирлекләр өчен саннар төрле, шуңа да шәһәрнекеннән аерылып тора) 10%ка артты һәм 25 сум 60 тиен тәшкил итте. Канализацияне файдаланган өчен яшел үзәнлеләр 12%ка күбрәк түли – 1 куб өчен 24 сум 82 тиен.
Җылылык һәм электр энергиясе
Яшел Үзән буенча җылылык өчен бәя 7,3%ка (җирлекләрдә саннар төрле), ә электр энергиясе өчен бөтен районда 9%ка арткан.

Чүп чыгаруга да тарифлар үзгәрә
Яшел Үзән районында, бөтен Татарстандагы кебек чүп-чар чыгарган өчен түләү 4%ка артты. Күпфатирлы йортлар өчен бер кеше башына – 103 сум 93 тиен, шәхси секторда кыйммәтрәк – йортта теркәлгән бер кешегә 112 сум 74 тиен тәшкил итә.
Бәяләр югарыга сикерүне нәрсә белән аңлатырга соң? Шәһәрдәге коммуналь челтәрләрнең күгәрек сөзгечтән дә яманрак хәлдә булуы беләндер, мөгаен.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов төбәктә коммуналь хезмәтләрне индексацияләү турындагы указны имзалады. Документта әйтелгәнчә, киләсе тапкыр алар 2024 елның 1 июлендә үзгәрәчәк. Документта моның сәбәбе дип – 2022-2028 елларга су белән тәэмин итүнең һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән система объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча «Водоканал» МУП инвестиция программасы күрсәтелгән.

Ветераннарга кагыла
Хезмәт ветераннарына коммуналь хезмәтләргә ташлама – үз эшчәнлегендә аерым казанышларга ия булган гражданнарга дәүләт ярдәменең берсе ул. Әлеге категориягә кагылышлы барлык компенсацияләр 1995 елның 12 гыйнварындагы «Ветераннар турында»гы 5нче федераль канунында язылган. Сез башыгызны ватмасын һәм катлаулы законны сүтеп маташмасын өчен, аның кайбер аспектларын аңлатып карыйк.

Нинди хезмәтләргә ташлама каралган?
Ташламалы исәпләүләргә түбәндәге квитан цияләр керә: коммуналь хезмәтләр өчен, өй телефоны, телевидение һәм радиотапшырулар. Пенсионерлар кулларына квитанция ала, ә анда түләүнең гомуми суммасы һәм ташлама күләме тулысынча күрсәтелә. Түләү документында торак мәйданында билгеләнгән барлык затларның саны исәпкә алына.

Ничек рәсмиләштерергә?
Коммуналь түләүләр буенча ташламаны рәсмиләштерү өчен ветеранга Яшел Үзән шәһәре, Карл Маркс ур. 57 В йорты адресы буенча социаль яклау бүлегенә язмача гариза бирергә кирәк. Анда гариза бирүче шәхси имзасын куя, шулай ук фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, яшәү урынының факттагы адресын, телефонын, гаилә әгъзаларының шәхси мәгълүматларын, торак бинаның характеристикасын, мәйданның төрен һәм күләмен ачыклый.

Нинди документлар кирәк?
Коммуналь түләүләр буенча ташламалар алу өчен шулай ук шәхси паспорт күчермәсе; ташламага ия булуны раслый торган документ һәм аның күчермәсе; пенсия иминияте таныклыгының нөсхәсе; 3*4 размерында ике фото, гомуми эш стажын күрсәтүче белешмә яки хезмәт кенәгәсе; гаилә керемнәре турында мәгъ лүмат; гаилә составын раслаучы белешмә кирәк була.
Торак-коммуналь хуҗалыкка түләү буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен дәүләт органына мөрәҗәгать итәр алдыннан акча күчерү өчен счетны теләсә кайсы банкта ачарга онытмагыз.

Ничек исәпләнә?
Исәп-хисап ясаганда, гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган яшәү урынының гомуми күләме алына. Гомуми ташлама гадәттә 50 процентка тигез. Хезмәт ветеранына ТКХ хезмәтләре буенча ташламаларны исәпләү мисалын карап китик. Гражданин мәйданы 55 м2 тәшкил иткән торак бинада теркәлгән. Әмма, бер затка, торак мәйданы социаль нормативлар нигезендә, 32 м2 дан арт маска тиеш, димәк, ташламаларга да әлеге норматив буенча исәп-хисап ясалачак. Айлык түләүләр түбәндәге хезмәтләр өчен булачак: хезмәт күрсәтү, электр энергиясе һәм җылыту: 600 сум; газдан файдалану: 1000 сум; су белән тәэмин итү: 500 сум; канализация: 100 сум. Торак бинага хезмәт күрсәтү буенча компенсация суммасы түбәндәгечә: 600/55*32*50%=174,5 сум. Калган түләүләрне дә бу формула буенча исәпләргә мөмкин.

Мөһим! Бирелгән ташлама күләме һәр торак-коммуналь хуҗалык квитанциясендә күрсәтелә. Әгәр дә сездә без ачыклык керткәннән соң да сораулар калса, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, кабул итүгә язылырга кирәк һәм һәр очрак аерым каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев