Игътибар! Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан
Уяу булыгыз һәм олы яшьтәге якыннарыгызны кисәтегез!
Мошенниклар ничек эшли?
- Өлкәннәргә шалтырата һәм үзләре белән социаль фонд хезмәткәре буларак таныштыра.
- Пенсионерларга исәпкә алынмаган хезмәт стажын табулары турында хәбәр итә һәм пенсияне арттыруны рәсмиләштерегә тәкъдим итә.
- Янәсе, МФЦга язылу өчен Паспорт, СНИЛС, ИНН белешмәләрен һәм СМС кодны атарга сорый.
Чынлыкта исә, конфиденциаль мәгълүматка керү мөмкинлеген алгач, мошенниклар пенсионерларга "Госуслуги" аша кредитлар рәсмиләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев