Яшүсмер су коенырга җибәрмәгән өчен әбисен үтереп, тураклаган
Оныгы, үтерүдә шикләнелеп, кулга алынган.
Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә бер үсмер, әбисен үтереп, мәетне тураклаган да, җәсәд калдыкларын төрле җиргә ташлап киткән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, икенче августта кичен әби белән оныгы арасында кара тавыш чыккан. Үсмер, әбисенең пляжга җибәрмәвенә нык ачуы чыгып, аңа пычак белән кадаган. Шуннан соң, мәетне тураклап, бер өлешен сусаклагычка, икенче өлешен чүп контейнерына ташлап киткән.
Өченче августта үсмернең әнисе, әби кешенең юкка чыгуына борчылып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Эзләү барышында һәлак булган хатын-кыз мәетенең калдыклары табылган.
Сорау алуда үсмер үз гаебен таныган. Аңа “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев