Яшел Үзәндә йортларга һәм ишегалларына капиталь ремонт ясау дәвам итә
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча территорияләрне төзекләндерү эшләренең барышы турында сөйләде.
Быел Яшел Үзән районында 42 йортны һәм 58 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.
Төп эшләр Королев, Хаҗиев, Мичурин, Карл Маркс һәм Заикин урамнарында алып барыла. Заикин урамындагы йортларның берсендә түбә ремонтланган вакытта су басу аркасында 8 фатир зыян күрә. Подрядчы барлыкка килгән проблемаларны чишергә вәгъдә итә.
Ишегалларын төзекләндерү эшләрен җәй ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла, ә йортларны капиталь төзекләндерү - ел ахырына кадәр.
Эшләр барышын Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев