Яшел Үзәндә яшьләр көнен билгеләп үттеләр
Кунакларны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады.
- Районыбыз яшьләре талантлы, креатив һәм һәрвакыт яңа үрләргә омтыла. Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар һәм үсеш телим! - диде муниципалитет башлыгы.
Чара кысаларында “Без-Россия гражданнары!” акциясе узды. Күптән түгел 14 яше тулган яшүсмерләр тантаналы рәвештә үзләренең беренче паспортларын алды.
Шулай ук талантлы яшүсмерләрне ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык, Яшел Үзән районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Яшьләр эшләре бүлеге грамоталары белән бүләкләделәр.
Бәйрәм кунаклары өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде: мастер-класслар белән тематик мәйданчыклар, спорт ярышлары, мототехника күргәзмәсе, шәһәр яшьләр коллективларының вокаль һәм бию чыгышлары, шулай ук MenHouzen төркеме чыгышы.
Заманча, якты, текә - болар барысы да безнең шәһәр яшьләре турында!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев