Яшел Үзән спортчылары-грек-рим көрәше буенча турнир җиңүчеләре
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары-грек-рим көрәше буенча турнир җиңүчеләре

Соликамскида 24 яшькә кадәрге юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Ярышларда Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән 100дән артык көрәшче катнашты.

Яшел Үзән көрәш мәктәбе укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:

  • 1нче урынны Адель Халиков (60 кг) яулады.Хәзерге вакытта Адель Денис Таһиров җитәкчелегендә Казан шәһәре Динамо ФСОСында шөгыльләнә.
  • 3нче урын Алексей Игнатьев алды (97 кг)

Егетләр Амурдагы Комсомольск шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә чыгыш ясау хокукына ия булдылар.

Уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЗМР матбугат хезмәте 


Нет комментариев