Ял көннәрендә медицина ярдәме кирәк булса кая мөрәҗәгать итергә
Яшәеш

Ял көннәрендә медицина ярдәме кирәк булса кая мөрәҗәгать итергә

8 һәм 10 мартта дежур табиб яшел үзәнлеләрне 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр Заикин урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан 4нче поликлиникада кабул итәчәк.

9 мартта 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык поликлиникалары эшли.

Травма алган очракта шәһәр халкы тәүлек әйләнәсе травматология пунктына мөрәҗәгать итә ала, ул хирургия корпусында урнашкан: Гоголь урамы, 1нче йорт.

Башка очракларда ашыгыч медицина ярдәменә «103» номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

Ял көннәрегез исән-имин генә узсын!


Нет комментариев