Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Евгений Жирковның Корабль төзүчеләр көне белән котлавы

Хөрмәтле суднолар төзү тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәм – Корабль төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Бу бәйрәм верфьларда һәм суднолар ремонтлау заводларында, конструкторлык бюроларында һәм фәнни үзәкләрдә эшләүче, илебезнең икътисади, оборона потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүче чын профессионалларны берләштерә. Бөек Петр тарафыннан төзелгән флот, аңа быел 328 ел тула, Россиягә бөек диңгез державасы статусын һәм яңа җирләрне үзләштерү, фән, сәнәгать, сәүдә, инфраструктураны үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирде.
Бүгенге көндә предприятиеләр үткән буыннарның эшен лаеклы дәвам итә. Җитештерүнең технологик дәрәҗәсен күтәреп, безнең хезмәткәрләр төрле класслы хәрби кораблар төзүдән алып, заманча гражданлык продукциясе булдыруга кадәр – теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итә ала. Шунысы куанычлы: безнең кораблар уникаль һәм дөньякүләм аналоглары юк. Тармакның барлык уңышлары артында меңләгән коллективларның, югары класслы белгечләрнең, галимнәрнең, конструкторларның, эшчеләрнең көндәлек тырыш хезмәте, тәҗрибәсе һәм эшкә тугрылыгы тора.
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иң кыю планнарның тормышка ашуын, уңышлар һәм югары казанышлар телим!

Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ»
АҖнең генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев