Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эченә язмыш сыйган шар

Яшел Үзәндә ел саен гап-гади бер традиция кабатлана: авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, җитәкчеләр бизәлгән чыршы янына килә һәм анда эленгән шарларны ала. Ә анда – балалар исемнәре һәм аларның хыяллары.

Илсөя Садыйкова фотолары

Бу – күпләргә мәгълүм «Теләкләр чыршысы» акциясе. Әмма, чынлыкта – бу кешеләр һәм кешелеклелек, игелек юлын сайлау һәм йөрәк турында. 

2023 елның сентябрендә контрактка кул куеп, махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә киткән Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев әлеге акциядә катнаша алмады. Ләкин... элемтәгә чыкты. Һәм:

– Минем исемнән дә шар ал, Илсөя, – дип үтенде. – Минем дә катнашасым, ярдәм итәсем килә.

Мин аның гозерен үтәү өчен чыршы янына килеп, бер шарны сайлап алдым. Анда: «Риана Йосыпова, 5 яшь» дип язылган иде. Ә теләге – «Йолдызлы күк» проектор-яктырткычы. Һәм без шул рәвешле түбәндә бәян ителәчәк язмыш тарихын белдек.

Риана – гаиләдә дүртенче бала. Көтелмәгән. Планлаштырылмаган. Андыйлар турында «без инде көтмәгән идек» диләр. Аның әнисе – Алсу Солтанаева, бик тә ачык, киң күңелле һәм чиксез көчле ханым. Олы улына 28 яшь, ул Казанда яши. Кызы Аринага – 20. Ул гаиләсенә ярдәм кирәк булганга, укуыннан академик отпуск алып, эшкә чыккан. Родион 17 яшендә – механика көллиятендә белем ала.

Һәм кинәт – Риана. Кечкенә бәхет. Һәм зур сынау. Ул вакытыннан бик алда, нибары 28 атналык булып дөньяга туган. Артык зәгыйфь. ДЦП, баш мие гидроцефалиясе, уң яңак гемангиомасы, өлешчә күрү нерв атрофиясе диагнозлары өстенә, хәзер эпилепсия дә өстәлгән.

Әлеге гаиләнең яшәү рәвеше бу дөнья өчен артык тыныч, шау-шусыз. Диагнозлар. Операцияләр. Хастаханәләр. Төпчек кызның шундый кыска гына гомере эчендә алты операция. Бер хәрәкәт, бер адым, киләчәк өчен бертуктаусыз көрәш. Шулар фонында – балалык теләге. Планшет та түгел. Телефон да түгел. Рекламаларда күрсәтеп торган кызыктыргыч уенчыклар да түгел. Ә йолдызлы күк. Кичләрен түшәмдә йолдызлар йөзгәнен күзәтеп яту өчен. Тыныч һәм матур булсын, әз генә булса да сызланулар басылсын өчен.

Менә шундый мизгелләрдә «Теләкләр чыршысы»ның бүләкләр турында гына булмавын аңлыйсың. Ул элемтә, бәйләнеш турында. Ничек итеп ерактагы кешенең, атышулар һәм борчулар астында булуына карамастан, барыбер башкалар турында уйлавы хакында. Гади генә шарның фронт белән бала бүлмәсе, зурларның җаваплылыгы һәм бала өмете арасында күпергә әйләнүе турында. Радик Галәвиевнең әлеге игелек, миһербанлыкның бер өлеше буласы килде. Һәм ул теләгенә иреште. Ә без... без әлеге вакыйганы булдырырга ярдәм иттек.

Кайвакытта, кешеләргә ышану өчен бер шар җитә. Яңа ел уңаеннан бизәлгән чыршыдан алынган бер шар. Һәм бер исем – Риана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев