Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе АҖ генераль директоры Ренат Мистахов яшел үзәнлеләрне Корабль төзүчеләр көне белән котлады

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар! «»Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән искиткеч бәйрәм – Корабль төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Россия корабль төзелешенең ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән героик үткәне бар. Кораблар төзү хезмәте һәм осталыгына Россиядә һәрвакытта да хөрмәт белән карыйлар. Флот дәүләт өчен аерым әһәмияткә ия, ул иминлек һәм оборона сәләте гаранты булып тора, сәнәгать, икътисад үсешенә һәм тышкы элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итә. Хәзерге заман судно төзүчеләре, данлы тарихның лаеклы варисы һәм дәвамчысы буларак, хәрби һәм гражданлык, транспорт һәм сәүдә, фәнни һәм техник, кәсепчелек, сәяхәт һәм башка күп кенә максатлар өчен билгеләнгән йөзүче корылмалар төзи. Димәк, талантлы, уйлап табучан һәм җаваплы корабль төзүчеләргә ихтыяҗ бик зур.
Зеленодольск өчен суднолар төзү һәрвакыт мөһим булды. А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы һәм Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы һәм бөтен ил икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Сезнең, кадерле судно төзүчеләр, үз эшегезгә чын күңелдән бирелгән булуыгыз, хезмәтегезгә ышануыгыз һәм аңа белем, тәҗрибә, көч кертүегез, катлаулы бурычларны үти белү сәләтегез аркасында безнең стапельләрдән уникаль кораблар һәм суднолар куллануга тапшырыла. Аларның күбесе дөньяда тиңдәшсез, сугышчан, тиз йөрешле һәм йөк күтәрүчән, көчле һәм маневрлы. Алар алга таба да Россия флотына гына түгел, ә гомумән, бөтен дәүләт үсешенә ярдәм итүләрен дәвам итә. Корабль төзү эшчеләренең тәҗрибәсе һәм компетенциясе, профессионализмы һәм инновациясе безгә яңа җитештерү биеклекләрен яуларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз.
Кадерле судно төзүчеләр, инженер-конструкторлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр, шулай ук үз гомерләрен корабль төзелешен үстерүгә багышлаган тармак ветераннары – бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән яңа казанышлар, барлык планнарның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!



Ренат Мистахов,
«"Ак Барс" Суднолар төзү Корпорациясе»
АҖ генераль директоры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев