Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл Бариева: «Бу – могҗиза, дуслар. Сезнең белән бүлешмичә кала алмыйм»

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линарның вафатына 2 елдан артык вакыт үтте. Аның сүзләренчә, ире күкләрдән дә үзенең янәшәдә булуын төрле билгеләр аша сиздереп тора. Линар белән танышкан көннәрендә Айгөл Бариеваны гаҗәпкә калдырган тагын бер хәл булган.

«Бу – могҗиза, дуслар. Сезнең белән бүлешмичә кала алмыйм. Гадәттә, мин бу вакытта йоклыйм инде. Ә бүген Линарга багышланган әлеге җырымны карап утырам. Чөнки 1 ноябрь – безнең көнебез. Без моннан 27 ел элек шушы көнне танышкан идек. Җырны карыйм, елыйм, элеккеләрне искә төшерәм.

Кинәт телефоныма «Минем Тәмлүшкәм» Телеграмда теркәлде» дигән хәбәр килә. Линарымның номеры минем телефонымда шулай сакланган.

23.52 сәгатьтә… Өстемә кайнар су койдылармыни! Әйтегез әле миңа, ничек шулай була ала? Күрәсең, озак кулланмаганга, Линарымның номерын берәр кешегә биргәннәрдер. Ләкин моның нәкъ менә шушы мин елап, үткәннәрне искә алып, роликны карап утырган мизгелдә булуын күрегез әле сез. Моңа ышанып та булмый. Әмма теге дөнья белән элемтә бар. Башкача аңлату мөмкин түгел», – дип яза ул үзенең Телеграм-каналында.

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев