Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җылы сүзләре белән дә дәвалыйлар

Сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен яшь барган саен ныграк аңлыйсың икән ул.

Шулай да, берәр җиребез авырта башласа – үтәр әле, менә бу даруны эчеп карыйм әле диеп, күбебез үз белдегебез белән чирдән котылырга тырышабыз. Юк шул, алай гына ярдәме тисә беркем дә хастаханәгә барып тормас иде.

Быел җәй бигрәк эссе булды бит, әллә шул да ярамады, иртүк иптәшем, уфф, сулый алмыйм, диеп бөгелеп кенә төште. Андый чакта югалып каласың бит, үземнең дә йөрәк кага, ашыгыч ярдәм күрсәтү номерына шалтыратмакчы булган бармакларым тыңламый, өч тапкыр ялгышып җыйганнан соң гына сөйләшә алдым. Шөкер, бик тиз килеп җиттеләр, фельдшер Ризван Гафиятуллин турында бары уңай фикерләр генә ишеткәнем бар иде. Чынлап та, сабыр­лыгы, тыныч кына аралашуы, авыруга тиешле ярдәм күрсәтүе үз һөнәрен белеп сайлавын сөйли. Аннан инде иптәшем дәвалануны хастаханәдә дәвам итте.

Хәзер генә тынычланып язам, ул вакытта хәле авыр иде. Ярый әле тәҗрибәле, үзләре сайлаган изге һөнәр ияләре, халык сәламәтлеген кайгыр­тучы табибларыбыз бар. Зөфәр Хәялиев, Ләйлә Саттарова авыр вакытта ак халатлы фәрештәләр булды. Бергә киңәшеп, дөрес итеп дәвалау билгеләп, өч атна дигәндә иремне аякка бастырдылар. Аллаһ Тәгаләбез үзләренә дә сәламәтлекләрен, гаилә, балалар бәхетен бирсен! Дәвалаучы палата табибы буларак Ләйлә ханымның сабыр гына, авыруны тыңлап, җылы сүзе белән яшәүгә өмет уятуы ук сокландыра. Хастаханәгә бик еш барып йөрергә туры килгәнгә, табибларга карата хөрмәтем аеруча артты. Бөтен кеше булдыра алмый бу эшне. Һәркөнне, кәефең ничек булуга карамый, каршыңа килеп утырган авыруны тыңларга, ярдәм итәргә, ничек дәва табарга икәнен белергә тиешсең. Монысын инде мин, бигрәк җаваплы бит эшләре, диеп язам.

Әйтәләр бит, үз өеңдә стеналар да ярдәм итә, диеп. Мин бу сүзләрне, үзебез­нең авыл хастаханәсен күздә тотып әйтәм. Чис­та, җылы, якты палаталар, авыруларның хәлен белеп, вакытында даруын биреп, энәсен кадап, система куеп, тикшереп торучы, ягымлы шәфкать туташлары Фирдәүсә Хәялиева, Раушания Бикбова, Гөлшат Мөхәммәтшина, Резедә Әскәрова, Алсу Хантимерова, участок фельдшеры Рима Низамиеваларны рәхмәт йөзеннән атап үтәсем килә. Баш табиб Илсөяр Таһирова җитәкләгән хас­таханә коллективы, аның тырышлыгы белән төзекләндереп, яңартылган бинасы әле озак еллар халык сәламәтлеген саклау­да хезмәт итсен иде, дигән теләктә калам!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев