Районыбызның булдыклы комбайнчылары
Авылларда җирдә эшләүчеләрне гомер-гомергә хөрмәт иттеләр.
Чөнки табыннарыбызда иң кыйм мәтле ризык – икмәкнең җитәрлек булу-булмавы алар хезмәтенә бәйле. Шуңа күрә, иң җаваплы һөнәр ияләренең берсе – механизатор, җир өсте кардан ачылганнан алып, көзен соңгы бөртек икмәк җыеп алынганчы, көнне төнгә ялгап эшли. Кышын исә, кабат язгы кыр эшләренә техникасын әзерли. Тырышлыклары өчен аларга рәхмәт әйтеп, баш иябез.
Районыбызда урып-җыю буенча кыр эшләренә йомгак ясалды һәм игенчеләребезнең хезмәте бәяләнде. Шулай ук, нәтиҗәләр буенча, агымдагы елда бөртеклеләрне һәм борчаклы культураларны җыеп алучы комбайн чылары арасындагы ярыш җиңүчеләре билгеләнде.
«Агромаш-3000» һәм «СК-5 Нива» комбайннарында:
I урын – «Җиһаншина Д.Г.» КФХ –
Алмаз Хәкимуллин;
II урын – «Ахунов И.Н.» КФХ –
Рамил Гафиятуллин;
III урын – «Ахунов И.Н.» КФХ –
Рөстәм Кадыйров.
«ДОН-1500», «Мега-204» комбайннарында:
I урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Габделфәт Камалиев;
II урын – «Күгәй» АХҖК –
Фәнис Заһидуллин;
III урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Рафикъ Мозафаров.
«Акрос-585», «Мега-370», «Тукано-430», «Тукано-450» комбайннарында:
I урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Рәмис Гыйләҗев;
II урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Рафис Сәлахиев;
III урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Алмаз Мостафин.
«Лексион-570», «ТОрум-750» комбайннарында:
I урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Валентин Семенов;
II урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Мансур Кәлимуллин;
III урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧШ –
Илфат Хафизов.
Төрле һава шартларына карамастан, югалтуларсыз һәм сыйфатлы эшләре өчен игенче егетләргә зур рәхмәт! Көзге урып-җыю нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткечләр биргән механизаторлар янына хезмәтләрен хөрмәтләп, районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев ел саен шәхсән үзе бара.
Район башлыгының без, игенчеләргә мондый игътибары һәм ихтирамы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Хәлләребезне белеп, сораштырып, ярдәм итәргә әзер торуы хөрмәткә лаек, – дип сөйли «Җиһаншина Д.Г.» Карагуҗа авылы фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы, Чүрчиле авылы егете, үзенең «СК-5 Нива» комбайны белән быелгы урып-җыю чорында 1110 тонна ашлык суктырып, I урынга чыккан Алмаз Хәкимуллин.
– Җиһаншиннар хуҗалыгында һәм урып-җыю чорында «Нива» комбайнында бишенче ел эшлим. Җитәкчеләр әйбәт, хезмәт шартлары шулай ук, һәртөрле мәсьәләдә ярдәм итәләр. Техниканы да карап тоталар, нинди запчасть кирәк – тиз арада алып кайтыла. Мин бу хуҗалыкта эшләвемә канәгать, хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Барысы да рәхмәт әйтерлек. Стимул булгач, канатланып эшлисең. Үзең ялкау булмасаң, эшләгән кешегә беркем дә арт белән борылып басмый.
Әйе, Алмаз бик тырыш механизатор, бер дә тик тормый. Язын «Джон Дир» тракторына утырып, чәчүгә чыга, көзен – шул ук тракторда сукада. Җәй көне печән чаба, аны җыя, ә көзен инде комбайнда, теге табышмактагыча: ура, суга, җилгәрә, төяп тә җибәрә.
Гомумән, районыбыз механизаторларын берсен берсеннән аерырлык түгел, һәммәсе дә тырыш һәм батыр! Ходай саулыгыгызны бирсен, сезнең хезмәт бәяләп бетергесез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев