Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш авылы халкын нәрсә борчый

Күгеш авылыннан укучыбыз шалтыратып күңелен бушатты:


– Кызлар, менә сез һаман язасыз – ишегалларын, капка төпләрен матурлыйк, чәчәкләр утыртыйк... Бик утыртасы иде дә, кемнәрнеңдер 30 баш сарыгы көне буе кешеләрнең чәчәкләрен ашап кына түгел, бакчаларына кереп йөри бит. Кеше бик рәнҗи! Бер күршенең хәтта трактор арбасының фонарь проводкасын чәйнәп өзеп бетерделәр. Капка төбенә машина кайтып туктый алмый, кәҗәсе өстенә менеп кырып китә. Быел авылыбызда көтү дә чыкмады, ичмасам, күпләр электропас­тухны куллана. Ә бу авылдан башка җай тапты. Берәр нинди чара күреп булмыймы соң?


Бу сорау белән Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллинга мөрәҗәгать иттек:

– Авылдашларым миңа да бу мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Сарык хуҗалары белән барып сөйләштем, аңлаштык –киләчәктә барысы да тәртиптә булыр дип ышандырды. Бер яктан авыл кешесен терлекләрне күбрәк тотыгыз дибез, икенче яктан көтүчесе дә табылмый бит. Электр көтүче ярдәмгә килә инде. Урам буйлап терлек йөргәч тә дөрес түгел – тикшерүче орган АТИ (административ техник инспекция) килеп штраф салырга мөмкин. Штрафлары бик зур –андый хәлгә төшмик инде, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев