***
9 нчы март көнне, Акъегет авылында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, укытучылар белән берлектә, бик борынгы бәйрәмнәребезнең берсе "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. (изге Рамазан ае башлана, шуңа күрә алданрак үткәрергә уйладык).

- Әлеге күркәм, матур бәйрәмне авылыбызның имамы Фиргать Әнвәр улы Биктаһиров үзенең хәер-фатихасы, изге теләкләре белән ачып җибәрде. Әлеге бәйрәмне үткәрер өчен үзеннән өлеш керткән һәр авылдашыбызга, булышучы кызларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм концерт номерлары һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды, -дип сөйли Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев