Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәү өлкәсендәге намаз бүлмәсендә бер ир-ат граната шартлатырга янаган

Дзержинский шәһәр округында намаз укучылар янына граната муляжы тотып кергән ир-атны тоткарлаганнар.

«Телеграм»дагы «112» каналы мәгълүматлары буенча, бу хәл Дмитрий Донский урамындагы намаз уку бүлмәсендә булган. Гранатага охшаган әйбер тоткан исерек ир-ат мөселманнар янына кергән һәм, сүгенә-сүгенә, барысын да шартлатырга җыенуы турында яный башлаган.

Урынга оператив рәвештә полиция хезмәткәрләре килгән, тәртип бозучыны тоткарлаганнар. Бер кеше дә зыян күрмәгән.

Соңрак ачыкланганча, 45 яшьлек Алексей иман йортына граната муляжы тотып кергән. Ул аны күршедә урнашкан барбершоптан алган.

Алексей үзенең бу гамәлен аңлата алмый. Бер тәүлек буе эчү шундый нәтиҗәгә китерергә мөмкин, дип язалар «Телеграм»да.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев