Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кичәге авариядә катнашкан “Водоканал” хезмәткәрләренә карата, район башлыгы Михаил Афанасьев үз фикерен белдерде

-Кичәге аварияне бетерүдә катнашкан “Водоканал” хезмәткәрләре бүләкләнәчәк.

Бу минем шәхси карарым. Түземле егетләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт!

Яшел Үзәндә барлыгы 143,9 км суүткәргеч челтәре файдаланыла. Торбаларны ремонтлау һәм алыштыру буенча эш алып барыла. Ике ел эчендә шәһәрдә Гоголь, Гастелло, Мәскәү, Ленин һ.б. урамнар буенча 7 км челтәр салынган, шул исәптән Мирный микрорайоны. Без киләчәктә дә мондый ситуацияләргә юл куймау һәм авария була калса, оператив җавап бирү өчен бар көчебезне куячакбыз. Халыкка су китермәү буенча тәнкыйть гадел, хезмәтләргә кирәкле йөкләмәләр бирелде, - дип яза үзенең телеграм каналында район башлыгы Михаил Афанасьев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев