Яшәеш

Идел күпере аша машина тулы шартлаткыч алып чыкканнар

М7 трассасында Идел күпере янында урнашкан постта ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль туктата

Алар аны тикшереп караганнан соң, Ford C-MAX шартлаткыч белән тулган булуын күрә. 64 яшьлек Хабаровск кешесенең Мәскәүдән туган шәһәренә куркыныч йөк алып кайтуы ачыклана.

«Татар-информ»га билгеле булганча, полимер материалдан ясалган ике дистә цилиндрда гексоген һәм тротил катнашма - барлыгы 8,8 кг булган. Моннан тыш, автомобиль салонында туклану элементлары табылган.

Ир-атны тоткарлаганнар, хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның шартлаткычларны кая һәм нинди максат белән ташыганын ачыклый.


Нет комментариев