Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

1 июльдән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак.

Хезмәт хакларының төгәл күпмегә артачагы әлегә игълан ителмәгән, әмма өстәмә акчаларның 2024 елның республика бюджетыннан бүленәчәге билгеле, федераль ярдәмгә өметләнеп булмый.

Хезмәт хакын күтәрү бердәм тариф челтәре нигезендә хезмәт хакы түләнә торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләренең барлык хезмәткәрләренә дә кагылачак. Соңгы тапкыр хезмәт хакын арттыру 2022 елның сентябрендә булган иде.

Шулай ук быел май аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кайбер югары дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең окладларын арттыру турында карар кабул иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев