88 яшьлек бабай урамда югалткан 1 млн сумын табып бирүчене бүләкләгән
Мәскәүдә кызыклы хәл килеп чыккан. Арсений исемле егет урамда полиэтилен пакетка тап була. Узып кына китәр иде, күзе пакет эченнән күренеп торган биш меңле купюраларга төшә.
Купюралар гади кәгазь дип уйласа да, егет аларны җентекләбрәк тикшерәсе иткән. Ни күзе белән күрсен, акча чын булып чыккан. Пакетта аз түгел, күп түгел – бер миллион сум тезелеп яткан.
Киләсе берничә сәгатьне Арсений эчендәге шәйтаннар белән көрәшеп үткәрә. Егетнең тиздән туе буласы, бу акчалар нәкъ вактында башына килеп төште түгелме? Әмма егетнең иманлы ягы җиңеп чыккан, күрәсең. Арсений акчалы пакетны полициягә илтеп бирә. Полиция хетмәткәрләре акчаның хуҗасын тиз таба. Ул 88 яшьлек бабай булып чыга.
Ул көнне бабай акчаны банкоматтан алып, башка счетка күчермәкче булган. Әмма, нишләтәсең, акча юлда төшеп калган. Бу яңалыкны карчыгы күркәм сабырлык белән кабул иткән. Ә менә бабай бик борчылган. Һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Полиция хезмәткәрләре абзыйны акча тулы пакеты белән каршы алып, Арсений турында сөйләгәннәр. Бабай егетнең бу гамәленә сокланып, аңа 100 мең сум чыгарып биргән. Менә шундый "кешбек". Һәм туйга бүләк.
Начар кеше булма! Арсений кебек бул!
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев