Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

20 июньдә Яшел Үзән районында газ бирү туктатылачак

Иртәгә, 20 июньдә, районыбызның Зур Ключи, Кече Ключи, Олы Карагуҗа, Урман күле, Төньяк Раифа, Кече Карагуҗа, Зур Кулбаш, Олы Яке, Ивановское, Каратмән, Кызыл Кармыш, Маевка, Якты Күл, Синтәк, Уразлы, Чүрчиле, Никольское торак пунктларында газ бирү туктатылачак.

Ремонт эшләре башланганчы газ приборлары алдындагы краннарны ябарга кирәк. Газ приборларын яңадан эшләтеп җибәргәндә бинаны җилләтергә, морҗаның тартуын тикшерергә кирәк.

Фатирда (йортта) газ исе барлыкка килсә, газ приборларын куллануны туктатырга, краннарны ябарга, тәрәзәләрне ачарга, 04, 104 яки 112 номерлары буенча газ хезмәтен чакырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев