#яшелүзәнрайонытуганавылым
-
Рәхмәт ишетүе рәхәт
Исәнмесез! Хәерле көн, кызлар-йолдызлар!
-
Көрәшкән, көрәшә һәм көрәшәчәк: Карашәмдә спорт мастеры Камил Хәмидуллинның күркәм датасына багышланган бәйрәм чарасы гөрләде
Узган ялда, җәйнең матур бер көнендә, табигать кочагында, челтерәп чишмә аккан җирдә районыбызның батыр улы, милли көрәш буенча спорт мастеры, Сабан туйларының элеккеге батыры, данлыклы тренер Камил Хәмидуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан күркәм чара булып узды. Бәйрәмнең Сабан туе кебек оештырылуы игътибарга лаек.
-
Кадрилә Рәхмәтуллина: «Тормыш авыр булса да, белем алу теләге көчле иде»
Бүгенге язмам герое сөйләгәнне сәгатьләр буе йотлыгып тыңларга була. Үткән тормышын энәсеннән җебенә кадәр белә, елына, көненә тикле. Вәт хәтер, дип сокландык. Без – яшьләр, бу яктан күпкә калышабыз шул.
-
Нигмәтуллина Сания Гәрәй кызы 95 яшьлеген каршы алды
Сания Гәрәй кызы 1930 елның 18нче августында Олы Шырдан авылында куп балалы гаиләдә дөньяга килә.
-
Күңелдә – җәй, ә басуда көз исе: Яшел Үзән район кырларында урып-җыю гөрли
Соңгы атнада көннәрнең эссе торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кулай. Аларның бер күзе – кырда, икенчесе телефонда һава торышына фаразны күзәтүдә. Бөртекле культураларны югалтуларсыз вакытында җыеп алу төп бурычларның берсе.
-
«Таянырлык ир-атларыбыз юк. Әти дә, ирем дә...» - Венера Низамова – 5 бала әнисе
Әйе, ана булу – иң зур бәхет! 9 ай йөрәк астында йөртеп, мең газаплар кичереп, дөньяга тудырган сабыеңнан да кадерлерәк, якынрак кеше бармы икән?! Нәкъ менә ана булган көннән хатын-кызның йөрәге “балам” дип тибә башлый. Тормышка да башка күзлектән карарга, гомумән, яңача яши башларга өйрәнәсең. Чөнки шушы дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе – балалар. Бүгенге язмам герое 29 яшьлек Венера Низамова – 5 бала әнисе.
-
Фәндияр Гыйльманов: «Яшел Үзән» гомерлек юлдаш булды»
Югары Урысбагада гомер итүче Фәндияр абый Гыйльманов һөнәре буенча укытучы да, язучы да түгел. Гомере буе колхозда эшләгән тырыш якташыбыз ул. Шулай булса да, район газетасыннан аерылганы юк аның.
-
Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри истәлегенә Коръән ашы уздырганнар
Каюм Насыйриның рухы шат булсын!
-
Җилкендердең, әй, Авыл көне, хисләрне, күңелләрне!
Авыл бәйрәме халкын ял иттереп ала торган зур вакыйга. Бу көнне дуслар, якташлар, туганнар җыелып бәйрәм итә, уеннар уйный, җырлар тыңлап рәхәтләнеп ял итә.
-
Олы Якедә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде
Кичә авыл халкы мәктәп урамы, 3 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдына җыелды. Биредә күптән түгел генә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде – хәзер олы якелеләрне яңа асфальт, якты клумбалар һәм уңайлы киңлек шатландыра.
-
Бишнә авылы мәдәният йорты каршында бик матур чара узган
Балалар җәйге каникулларны бушка уздырмый.
-
Бүләкләр таратуны дәвам итәбез
Белгәнегезчә, «Яшел Үзән»гә язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаткан идек. Бакырчы авылыннан Фирдинә Гыйрфанова үсемлекләрне корткычлардан саклау өчен файдалы бүләккә ия булды (агу сиптергеч).
-
Тавилә апага гомер юлында ачы хәсрәтле зур сынаулар үтәргә язган
Унике яшьтә җиде сыйныф тәмамлап, авыл хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган буын, мәктәптә такта сөртүдән дә зур проблема ясаучы бүгенге яшьләрдән нәрсәләре белән аерылып торды икән? Әлбәттә, эшләүне – тормышның аерылгысыз өлеше һәм табынның бары тик шулай гына икмәкле булуын бик яшьли аңлаулары белән.
-
Җиңүне махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр генә түгел, тылдагылар да якынайта ала
Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рәшит Сабиров махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә генератор җибәрде.
-
Каюм Баба туганнары - Кече Шырданда
***