Тау Иле мәдәният йортында «Табигатьтә яз уяна» рәсем конкурсы узды
Табигатькә мәхәббәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре һәрвакыт актуаль.
Фотолар Тау Иле мәдәният йорты ВК сәхифәсеннән алынды
Шуңа күрә Тау Иле мәдәният йортында «Табигатьтә яз уяна» дип исемләнгән рәсем конкурсы зур кызыксыну уятты.
Чараның төп максатлары:
- балаларда һәм яшьләрдә табигатькә сакчыл караш формалаштыру;
- әйләнә-тирә мөхитне саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү;
- катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Конкурска төрле яшьтәге балалар үз эшләрен тәкъдим итте. Рәсемнәрдә язгы урманнар, чәчәкләр, кошлар, елгалар һәм туып килүче табигатьнең башка матур күренешләре сурәтләнгән иде. Һәр эш үзенчәлекле һәм күңел җылысы белән башкарылды.
Конкурста катнашкан барлык балалар да файдалы вакыт уздырып, табигатькә карата яңача караш формалаштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев