Олы Ачасырда сызыклы биюләр түгәрәге эшли
Сызыклы биюләр (линейные танцы) — соңгы елларда Татарстанда да популярлык яулаган бию төре.
Алар парсыз, төркем булып, бер сызык буенча яки бер-бер артлы башкарыла. Бу биюләр координацияне яхшырта, физик активлыкны арттыра, кәефне күтәрә һәм иптәшләрчә мөнәсәбәтләрне ныгыта.
– Бию – борынгыдан килгән сәнгать. Ул бүген дә безне матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләрен, эчке халәтен, өметен, ышануын чагылдыручы чара ул – бию. Аны «телсез сәнгать» дип атау да гадел, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында хатын-кызлар өчен сызыклы биюләр түгәрәге эшли.
Түгәрәккә кемнәр килә ала?
Яше, һөнәре, физик әзерлегенә карамастан, биергә яратучы һәм яңа дуслар табу теләге булган барлык хатын-кызлар чакырыла.
Түгәрәкнең өстенлекләре:
- йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта;
- хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта;
- стрессны бетерә, кәефне күтәрә;
- яңа дуслар табу мөмкинлеге.
Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев