Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында иң төз атучылар сыналды

Күгәй авылында «Төз атучылар» бәйгесе гөрләп узды.

Бу ярышта катнашучыларның географиясе дә, яше дә сокландыра: 10 яшьлек балалардан алып, хөрмәтле өлкәннәр һәм нәфис хатын-кызларга кадәр зур теләк белән көч сынаштылар.

Киеренке һәм кызыклы барган бу чарада җиңүчеләрне түбәндәгеләр:

Балалар арасында: Гайнуллин Әскәр
Яшүсмерләр арасында: Зиннатуллин Рөстәм
Яшьләр арасында: Загидуллин Рәмил
Хатын-кызлар арасында: Гафарова Гөлсу
Өлкәннәр арасында: Гафаров Наиль абый

Җиңүчеләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Барчагызга да исәнлек-саулык, дөньяларыбызның тыныч булуын телибез. Мылтыклар белән бары тик ярышларда гына атырга язсын!

Күгәй мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхнуров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев