«Язгы бозга ышанма»: Олы Шырдан авылында куркынычсызлык дәресе узды
«Язгы бозга, ястык калынлыгы булса да, ышанма» — бу халык мәкале быел да үз актуальлеген югалтмады.
Кояшлы, җылы көннәр башлану белән елга-күлләрдәге боз катламы үзенең элеккеге ныклыгын тиз югалта. Күзгә әле калын итеп күренгән боз чынлыкта бик куркыныч булырга мөмкин.
Температура 0 градустан югары булган очракта, бозның чыдамлылыгы 25 процентка кими! Бу — бик зур күрсәткеч. Әгәр боз өстендә берничә кеше бергә басса яки балалар шуның өстендә уйнаса, аның астына китү куркынычы тагын да арта. Язгы бозны такта, аяк киеме яки таяк белән сынап карау да хәвефле — ул көтмәгәндә ярылырга мөмкин.
Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова хәбәр иткәнчә, авылда балалар белән язгы бозның нинди куркыныч икәнлеге турында җитди аңлату эше алып барылган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга боз өстендә уйнауның, аның ныклыгын сынауның, елга буенда ялгыз йөрүнең фаҗигагә китерергә мөмкинлеген аңлаткан.
Ата-аналар игътибарына!
- Балаларны сулыклар (елга, күл, буа, чишмә) тирәсенә ялгыз йөрмәскә өйрәтегез.
- Аларның кайда йөрүен белеп торыгыз, бигрәк тә мәктәптән кайткач һәм ял көннәрендә.
- Кече яшьтәге балаларны су янына бөтенләй җибәрмәгез, өлкәннәр күзәтүендә генә булсыннар.
- Үзегез дә язгы бозга басудан сакланыгыз — сез балалар өчен үрнәк.
Язгы ташу чоры — иң куркыныч чорларның берсе. Елгаларда су күтәрелә, боз агып китә, яр буйлары юеш һәм тайгак була. Саклык беркайчан да артык түгел! Бер генә баланың да хәвефле хәлгә эләгүенә юл куймагыз.
Сезнең игътибарыгыз һәм саклыгыгыз балаларның тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев