Күгәй мәдәният йортында әдәби викторина оештырдылар
Күгәйдә балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч «Табышмаклы чемодан» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чара балаларның игътибарын, зирәклеген һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан оештырылды.
Викторина барышында балалар табышмаклар илендә чын сәяхәттә булдылар. Аларны серле чемодан көтеп алган иде. Чемодан эчендә гади табышмаклар гына түгел, ә күп төрле уеннар, көтелмәгән мизгелләр һәм сюрпризлар яшеренгән иде.
Уеннар арасында түбәндәгеләре булды:
"Кем күбрәк?" — балалар белемнәре белән ярыштылар;
"Уйлап тап" — иң кыен сорауларга җавап эзләделәр;
"Тапкыр рәссам" — табышмакның җавабын ясап күрсәттеләр.
— Өлкән апалар балаларга табышмаклар әйттеләр, аларга дөрес юнәлеш биреп, актив катнашырга ярдәм иттеләр. Һәр катнашучы үз көчен сынап, төрле бәйгеләрдә катнашты. Кичә бик кызыклы, мавыктыргыч һәм онытылмаслык булып узды. Балалар шат кәеф, яңа белем һәм күп уңай тәэсирләр белән таралыштылар, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев