Язгы табигатькә сәяхәт: Күгәйдә өлкәннәр өчен актив ял программасы оештырдылар
«Актив озак яшәү рәвеше» программасы кысаларында Күгәй авылында өлкәннәр өчен «Язгы табигатькә сәяхәт» оештырылды.
Фото/Видео Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсеннән алынды
Бу чараның төп максаты – өлкән буын вәкилләренең актив яшәү рәвешен дәвам иттерү, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм күңелләрен күтәрү.
– Сәяхәт барышында түбәндәге эшчәнлекләр оештырылды:
- Табигать күренешләре белән танышу – без туган ягыбызның матурлыгына, язгы табигатькә сокландык. Язгы урманның нинди булуы, агачларның ничек уянуы, кошларның кайтуы турында сөйләштек.
- Саф һавада йөрү – катнашучылар тирә-якка сәяхәт кылдылар, урман һавасын сулап, организмнарын кислородка баетырга мөмкинлек алдылар.
- Халык уеннары – халкыбызның онытылып барган уеннарын искә төшердек һәм бергәләп уйнадык. Бу уеннар өлкәннәргә яшьлек елларын искә төшерергә, күңел ачарга һәм бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге бирде.
- Фикер алышу – язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә кордык. Һәр катнашучы үзенең күзәтүләре, хатирәләре белән уртаклашты.
Бик мавыктыргыч сәяхәт булды. Өлкәннәр күп кенә уңай эмоцияләр алдылар, йөзләреннән елмаю бер дә китмәде. Алар күңелләрен яңартып, яңа көч, дәрт белән өйләренә кайттылар, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсендә.
«Актив озак яшәү рәвеше» программасы алга таба да өлкән буын вәкилләре өчен төрле чаралар, сәяхәтләр, очрашулар оештырырга планлаштыра. Чөнки актив яшәү рәвеше – озын һәм бәхетле гомер ачкычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев