Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Истәлекләр яши: Күгәйдә «Сугыш чоры балалары» дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Бөек Ватан сугышы – һәр гаиләнең язмышына үз эзен калдырган ачы тәҗрибә. Сугыш кырларында гына түгел, тылда да батырлар үсә иде. Аерым игътибарга сугыш чоры балалары лаек. Алар фронтка киткән әти-әниләрен алмаштырды, заводларда, колхоз кырларында эшләде, ачлыкны һәм салкынны үз җилкәләрендә күтәрде.

– Бүгенге көндә безнең авылда сугыш чоры балалары бик аз калдылар. Шуңа күрә аларның һәрберсе – тере тарих, безнең өчен зур бәя. Аларны искә алу, хөрмәтләү һәм аларның истәлекләрен язып калдыру максатыннан әдәби-музыкаль кичә оештырылды, – дип сөйли Күгәй мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхнуров.

Чараның төп идеясе – сугыш чоры балаларының авыр хезмәтен, аларның тылдагы фидакарьлеген күрсәтү, яшь буынга дөрес үрнәк тәкъдим итү.

Кичәдә сугыш чоры баласы Хәмитова Мөршидә апа үзенең истәлекләре белән уртаклашкан. Ул сугыш елларында балаларның ничек ачлыкка, салкынга, авыр хезмәткә түзгәнен, өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында эшләвен сөйләгән.

Килгән кунаклар үзләренең:

  • әниләре,
  • кайнаналары,

турындагы хатирәләре белән уртаклашкан. Аларның сүзләреннән сугыш чорында гаиләләрнең ничек бер-берсенә терәк булып яшәве ачык күренгән.

– Кичәнең иң матур мизгелләренең берсе – «Кырда – уракта» дигән сәхнәләштерелгән күренеш булды. Балаларның катнашуы бәйрәмгә аерым ямь бирде. Алар сугыш чоры балаларының көндезге авыр хезмәтен уен аша күрсәттеләр.

Кичәнең рәсми өлеше тәмамлангач, чара мул табын артында дәвам итте. Кунаклар чәй эчеп, тагын да күбрәк истәлекләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар – авыл халкын берләштерүче, рухи азык бирүче вакыйга, – дип белдерде Алмаз Шәйхнуров.

Сугыш чоры балалары – безнең горурлыгыбыз. Аларның батырлыгын, түземлеген, хезмәт сөючәнлеген без һәрчак истә тотарга бурычлы. Мондый чаралар буыннар арасында күпер сала һәм тарихка ихтирам тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев