Учреждение «Гасырлар аша: татар бәйрәмнәре традицияләре» проектын «Күрше» номинациясендә тәкъдим итәчәк.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Проект татар халкының матди булмаган мәдәни мирасын саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга юнәлдерелгән. Аны тормышка ашыруда өлкән буын вәкилләре һәм яшьләр катнашачак. Өлкәннәр остазлар һәм бәйрәмнәрне яңадан торгызу чараларында катнашучылар булачак, ә яшьләр милли традицияләрне өйрәнеп, аларны дәвам итүчеләр ролен башкарачак.
Проектның төп максаты – Зеленодольск шәһәрендә төрле буын вәкилләренең аралашуы һәм мәдәни мирасны тере аралашу аша буыннан-буынга тапшыру өчен шартлар тудыру.
Исегезгә төшерәбез: фестивальдә катнашу өчен гаризаларны 1 декабрьне дә кертеп бирергә мөмкин.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев