Чара Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Бәйрәмнең төп максаты – әниләргә булган хөрмәтне һәм рәхмәт хисләрен җиткерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, аналарның җәмгыятьтәге ролен ассызыклау булды.
Концерт программасы җылы һәм күңелгә үтеп керерлек чыгышларга бай булды. Сәхнәдән әниләргә багышланган моңлы җырлар яңгырады, матур шигырьләр сөйләнде, биюләр башкарылды. Һәр чыгышта иң кадерле кешеләребезгә – әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләре чагылыш тапты.

Чарага килгән тамашачылар артистларның чыгышларын җылы кабул итте. Бәйрәм барышында һәркем ана назының, күңел җылысының һәм гаиләдәге татулыкның никадәр мөһим булуына тагын бер кат инанды.
Әни – һәр кешенең тормышындагы иң кадерле, иң якын кеше. Аның мәхәббәте, сабырлыгы һәм хәер-фатихасы безгә гомер буе көч һәм ышаныч бирә.
«Әниемнең күңел җылысы» концерты тамашачылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф, җылы хисләр һәм онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.
Барлык әниләргә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм балаларының игелеген күреп яшәүләрен телибез!
Нет комментариев