Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Мәктәпләрдә укулар башлангач, балачак елларым искә төште. Әти-әниле балачак – иң кадерле, онытылмас чаклар…
Фото: ясалма интеллект
Уку елына ел саен яңа форма алу юк иде, чөнки без гаиләдә биш кыз үстек. Беребездән калганны икенчебез киде. Оялу да, кимсенү дә юк иде, чөнки күп гаиләләр шундый хәлдә яшәде.

Ике туган апамның без үскәндә биш малае бар иде. Шуңа күрә аңа барып, булышкалый идем. Хәтерем дә: алтынчы сыйныфта укыганда, аларның урманда чапкан печәннәрен җыярга бардым. Җизни парторг булгач, кайдандыр табыптыр инде, миңа рәхмәт йөзеннән зәңгәр кыңгыраулар төшкән ситса бүләк иттеләр. Әни шул ситсадан тегүче апага күлмәк тектерде. Озак яратып кидем аны.
Безнең балачак гел эш белән үтә иде шул. Уку миңа ял итү кебек тоела иде.
Көзен, бәлки, хәзерге балалар белми дә торгандыр, урманнан казларга имән чикләвеге җыя идек, чөнки ул казларны яхшы симертә иде. Бездә кар базы белән бәрәңге базы аерым иде. Бәрәңге алгач, шул бәрәңге базын капларга урманнан күрше кызлары белән ярышып, капчык-капчык кипкән яфрак алып кайта идек. Ул яфракларны сарыкларга кышын түшәк итеп салу өчен дә күп итеп җыя идек. Сарык бәтиеләренә кышын ашарга тал миллекләре әзерли идек. Колхоз кырында бәрәңге алып бетергәч, җирне сукалыйлар. Анда калган бәрәңгеләрне дә көянтә-чиләкләп ташып җыя идек.
Бакчада бәрәңге сабакларын шалаш ясап киптерәбез – ул терлекләргә шәп азык, бигрәк тә эт эчәгесе... Инештән, чишмәдән су ташу – көндәлек эш. Өй җыештыру, язын түбәдән кар төшерү дә безнең өстә иде. Өй белән лапас арасындагы киртәдә җыелган карны кар базына сала идек, чөнки җәен сөт шунда тора, суыткычлар юк бит.
Колхозга да эшкә булыша идек. Бәрәңге алудан тыш, сарык йоны алу, аны Арчага илтеп тапшыру, савучыларны алыштырып ял иттерү, бәрәңге базында бәрәңге яру, ындыр табагында эшләү…
Авылда кемгә дә булса өмәгә керү – гадәти эш иде. Ул йә каз өмәсе, йә бәрәңге утырту-алу, йә сугым малының эчәкләрен карда тибә-тибә юу, йә өй юу... Күрше әбигә даими булышу да безнең өчен гадәти хәл булды. Боларның барысын да «шулай тиеш» дип уйлап эшли идек. Әле көл җыю, сайлау вакытында «Барыгыз да сайлауларга!» дип матур итеп бизәп лозунглар язу, аларны кеше капкаларына беркетеп чыгу... Стенгазета чыгару, клубта концерт-спектакльләр кую, оекбаш, бияләйләр бәйләү, чигү... Кышын штаблар ясап, «Аҗаган» уеннары, футбол, волейбол, хоккей уйнау…
Телефон да юк, телевизор да сирәк кешедә иде. Урамда бөтен авылга ишетелеп торган баганада зур радио узел бар. Аннан концертлар, спек такльләр яңгырап тора. Без бөтен җырларны шуңа тиз отып ала идек.
Авыз бөрешкәнче шомырт ашау (чиратлап – өй борынча, чөнки кешенеке тәмлерәк), какы, юа, кәҗә сакалы ашаулар да калмады бездән.
Урманга «уфалла» белән печән, утынга менгәндә, юлдагы җыелган яңгыр суын яулык белән сөзеп эчә идек. Еланнан да курыкмаганбыз, авырып китәрмен дип тә уйламаганбыз.
Көтү көтү дә эләкте безгә. Каз, сыер, сарык көтүләре аерым, чиратлап... Яңгыр каты явып, сарыклар агып киткән чаклар да булды. Каз саклаганда, тилгәннәрдән: «Бибине калдыр!» – дип елап сораган вакытлар да күңелдә уелып калган. Чөнки инештә үзебез пычранып, балчыктан уенчыклар ясап ятканда, тилгән килгәнен күрми калабыз. Без шуңа табигать белән бербөтен, ихлас булганбыздыр да инде.
Учакта чиләк каплап пешерелгән бәрәңге исе миңа шушы бәхетле балачагымны искә төшерде... Авылымның һәр тыкрыгын, чирәмле урамнарын, ягымлы, кадерле балачак дусларымны еш искә алам. Бәхеткә, кайберләре белән бүген дә аралашып, бергә үткән елларны барлыйбыз. Бу да – бәхет, минемчә.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Нет комментариев