Биредәге язмалар бары тик мәгълүмат буларак кына тәкъдим ителә. Теләсә нинди халык дәвалану ысулын куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Без көндәлек тормышта алма серкәсен яшелчәләрне кышка яки берәр төрле аш-су әзерләгәндә генә кулланырга күнеккән. Анда да әле сагаеп кына. Әмма аның кеше организмы сәламәтлегенә ярдәм итү сыйфаты да бар икән бит. Бигрәк тә йоклар алдыннан куллансаң, дип искәртә тәҗрибәсе булганнар.
- 1 чәй кашыгы алма серкәсе, 1 чәй кашыгы бал һәм бер стакан җылы су катнашмасын азык эшкәртелмәүдән һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, йокларга ярты сәгать кала эчегез.
- Югары кан басымы йокысызлыкның төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Мондый проблеманы булдырмас өчен, 2 чәй кашыгы алма серкәсен 150 мл җылы суга кушып, йоклар алдыннан эчәргә.
- Ашказаны кислоталылыгын дәвалау өчен, 1 аш кашыгы алма серкәсе белән 1 стакан җылы су катнашмасын йокларга 1 сәгать кала эчегез.
- Ашказаны авыртуын басар өчен, йоклар алдыннан бер чынаяк җылы суга бер чәй кашыгы алма серкәсе кушып эчегез.
- 1 чәй кашыгы алма серкәсе һәм ярты стакан җылы су очкылык тотудан котылырга ярдәм итәчәк.
- Алма серкәсе көчле антибактериаль үзлекләргә ия һәм тамак авыртуын тиз бетерергә булыша.
- Алма серкәсе калийга бай булганлыктан, аяклардагы авыртуны тынычландыра ала, чөнки бу минералның җитмәве мондый авыртуларның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Бер стакан җылы суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салыгыз һәм йоклар алдыннан эчегез. Берничә төннән авыртуларның басылуын тоярсыз.
- Алма серкәсе аллергия белән дә көрәшә. Шуңа күрә, йокларга бер сәгать кала, бер стакан җылы су белән бер чәй кашыгы алма серкәсе эчегез.
- Алма серкәсе авыздан тәмсез тәм һәм начар ис китереп чыгаручы бактерияләрдән нәтиҗәле рәвештә арындыра.
Нет комментариев