БПЛА һөҗүменнән зыян күргән 93 яшьлек түбәнкамалыны шифаханәгә җибәрәчәкләр
Яшәеш

БПЛА һөҗүменнән зыян күргән 93 яшьлек түбәнкамалыны шифаханәгә җибәрәчәкләр

БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәгә салынган 93 яшьлек Түбән Кама кешесен «Ижминводы» шифаханәсенә тернәкләндерүгә җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Түбән Кама башлыгы сүзләренчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз һөҗүмнән соң хастаханәгә китерелгән. Аңа медицина ярдәме кичергән стресс аркасында кирәк булган.

«Бер әби, өлкән яшьтәге, 93 яшь, һөҗүмнән соң невроз симптомнарын кичерде. Без аны «Ижминводы» шифаханәсенә җибәрергә ниятлибез», — диде Беляев.

Мэр билгеләп үткәнчә, һөҗүмнән соң барлыгы өч кеше хастаханәгә эләккән. Аларның икесе машинада булганда авыр җәрәхәтләр алган.

Татар-информ


Нет комментариев