Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз ландыш җимешләре белән агуланган
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз ландыш җимешләре белән агуланган

Узган атнада Яшел Үзән районы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1015 чакыру килгән. Шуларның 603е – шәһәрдән, 412се районнан булган. 417 кешене госпитализацияләгәннәр: 295е – шәһәрдән, 122се – районнан.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Паратская урамында 1нче типтагы шикәр диабетлы 36 яшьлек ир табылган. Баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, гипергликемия халәтендә булган кешене травматология бүлегенә китергәннәр.

Засорин урамында ландыш җимешләре белән агуланган 91 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны терапия бүлегенә китергәннәр.

Заикин урамында корсагына кадак кадалган 44 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Җәрәхәтләнүчене хирургия бүлегенә илткәннәр.

Карамалы Тауның Комсомольская урамында цемент белән химик пешү алган 20 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә алып килгәннәр.


Нет комментариев