«Яшел Үзән» кызларына рәхмәт!
Әйтәм әле

«Яшел Үзән» кызларына рәхмәт!

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Әй, алманың күплеге быел! Пирогын да пешереп рәхәтләндек, кайнатма да ясадык, сарык та тук булды. Кыскасы, кая урнаштырып бетерергә дә белмәссең, иртә өлгерә торганнары бик тиз чери. Әле беркөнне газетагызда басылган рецепт буенча пюре ясадым. Сгущенка белән искиткеч тәмле була икән. Рулет та пешердем. Мин әйтәм, «Яшел Үзән» кызларына рәхмәт, шундый гади, җайлы, кирәкле рецептлар биргән өчен. Газета укучылар да әзерләп карасыннар, үкенмәсләр. 


Нет комментариев