Игелекле кешеләр яшәгән авылны таныдыгызмы?
Кырыс заман, авыр вакыт дибез... Шул арада гади генә бер авыл йорты капкасына күзең төшә дә, йөрәк җылынып китә.
«Хәерле көн, авылдашлар!» — дип язып куйганнар.
Бу сүзләр бит бер кешегә генә түгел, бөтен авылга, һәр үтеп баручыга мәрхәмәт һәм яхшы кәеф теләү өчен язылган. Шул капка яныннан үткәндә, үзең дә сизмәстән елмаеп куясың. Рәхмәт сезгә, шундый күңелле, игелекле күршеләр!
Бер җылы сүз йөрәккә май булып ята, яшәргә көч бирә. Сезнең игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сез — авылыбызның нуры!
Кем белә, кайсы авылда кешегә шатлык өләшүче, киң күңелле кешеләр яши? Таныдыгызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев