Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңел юмартлыгы үрнәге: Норлатның «Өмет» волонтерлары Рамил Гадил улының ярдәмен бәяләде

Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы исеменнән һәм бөтен авылдашларыбыз исеменнән Мулла Иле авылының намуслы, күңеле бай, тырыш якташыбыз Рамил Гадил улына һәм аның гаиләсенә чиксез рәхмәт һәм зур ихтирам белдерәбез.

Рамил Гадил улы тормыш иптәше белән берлектә зур эш башкарган — алар үз куллары белән 200 пакет үлән чәе әзерләп, аны сугышчыларыбызга, тылдагы өлкәннәргә һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итеп тапшырган. Һәр пакетка үзләренең җылылыгын, сагынуларын һәм якты теләкләрен салганнар. Болай сабырлык, намуслы хезмәт, миһербанлылык — хакыйкать күркәме.

Без бу изге эшне оештыруда ярдәме, тырышлыгы, актив тормыш позициясе өчен Рамил Гадил улына аерым рәхмәт әйтәбез. Ул үзенең гамәле белән күрсәтте: без бергә — көч, без бергә — ярдәм, без бергә — Җиңү.

Рәхмәт сезгә, кадерле якташларыбыз! Сезнең тынычсыз йөрәкләрегез, юмартлыгыгыз илһам бирә, безнең эшебезгә көч өсти.

Кешеләргә яктылык бүләк итүчеләргә — озын гомер, саулык һәм бәхет!

Роза Ягудина,
«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев