Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында «Сәламәт яшьләр — сәламәт Россия» дигән чара узды

Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт яшьләр — сәламәт Россия» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чараның төп максаты — яшь буында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлек культурасын күтәрү иде. Тема – «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре».

Авыл фельдшеры — Лилия Фәһим кызы үз чыгышында түбәндәге мөһим темаларга тукталды:

  • шәхси гигиена;
  • салкын тию һәм хроник авыруларны профилактикалау;
  • вакцинациянең мөһимлеге;
  • тормыш өчен куркыныч тудыра торган әйберләрне кулланмау;
  • даими медицина тикшерүеннән үтү зарурлыгы.

Лекциядән соң фельдшер яшьләргә сәламәтлеккә кагылышлы буклетлар өләште.

Китапханәче — Зилә Зөфәр кызы сәламәтлек көне һәм сәламәтлек культурасын формалаштыруда китапның әһәмияте турында кыскача, ләкин эчтәлекле итеп сөйләп үтте. Китап — белем чыганагы, ә сәламәтлек  — озын гомер ачкычы.

Сәнгать җитәкчесе — Гөлназ Рухулла кызы сәламәтлек темасына кызыклы викторина үткәрде. Викторина барышында яшьләр актив катнашты һәм сәламәтлеккә кагылышлы күп яңа мәгълүмат белделәр.

Моннан тыш, чарада яшьләр белән сәламәтлекнең төп чыганагы булган иртәнге зарядка күнегүләре дә искә төшерелде. Күнегүләрне бергәләп башкардылар.

Бу чара яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше, авыруларны профилактикалау, гигиена һәм медицина тикшерүләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте. Чараны оештыручылар киләчәктә дә мондый очрашуларны дәвам иттерү ниятендә.

Фотолар Мулла Иле мәдәният йорты ВК сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев