Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Зеленодольск район үзәк хастаханәсе табиб-гериатры Елена Тумановадан озын гомерле булуның серләре

***

- Теге яки бу кешенең озын гомеренә нәрсә тәэсир итәчәген төгәл әйтеп булмый, барысы да индивидуаль. Әмма тормышка уңай караш булу, җәмгыятькә файда китерү, оныкларга, оныкчыкларга ярдәм итү бик мөһим.

Моннан тыш, дөрес тукланырга кирәк, төрле булсын ул, кечкенә порцияләрдә, ләкин ешрак. Физик яктан бакчада эшләү, чәчәкләр үстерү дә файдалы. Җырлау, бәйләү, чигү, уку белән шөгыльләнергә мөмкин. Күп кенә пациентларым Өченче яшьтәге мәктәптә укый - компьютер программаларына, гаджетлар кулланырга өйрәнә, шуннан баш мие активрак эшли башлый.

Йөрегез, аралашыгыз, һәр көннән ләззәт алыгыз. Кешеләрдә тормышка кызыксыну һәм яшәргә теләк булганда, алар озын гомерле була.

Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев