Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

ВИЧ-инфекция һәм аннан саклану юллары

ВИЧ-инфекция – кеше иммунитетын әкренләп какшатучы авыру. Ул озак вакыт билгесез үтәргә мөмкин, ә соңгы стадиясе СПИДка китерә. Вирус иммун саклау күзәнәкләрен юк итә, шуның аркасында организм инфекцияләргә каршы тора алмый.

ВИЧ ничек йога?

Вирус күбесенчә:

  • сакланусыз җенси контакт вакытында,
  • кан аша (уртак шприцлар, стериль булмаган медицина яки косметология инструментлары кулланганда),
  • ВИЧ-позитив анадан балага (йөклелек, бала табу, имезү вакытында) күчә.
  • ВИЧның тышкы билгеләре юк. Аның бармы-юкмы икәнен тикшерү (тест) генә күрсәтә.

Кемнәр куркыныч астында?

Наркотик кулланучылар, сакланусыз җенси тормыш алып баручылар, ВИЧ-статуслы билгесез партнерлар белән аралашучылар.

ВИЧ дәваланамы?

ВИЧ тулысынча дәваланмый, ләкин антиретровирус терапия (АРТ) ярдәмендә аны контрольдә тотарга мөмкин. Дәвалау гомер буе алып барыла һәм табиб киңәшләрен төгәл үтәүне таләп итә.

АРТ:

  • иммунитетны торгыза,
  • гомер озынлыгын арттыра,
  • вирус күләмен минималь дәрәҗәгә кадәр киметә,
  • инфекцияне башкаларга тапшыру куркынычын азайта.

Ни өчен дәвалау режимын бозмаска кирәк?

Даруларны даими кабул итмәү вирусның препаратларга чыдамлы (резистент) булуына китерә. Бу дәвалауны катлауландыра һәм аның нәтиҗәлелеген киметә.

Иң мөһим киңәшләр

  • Җенси контактта саклану чараларын кулланыгыз
  • ВИЧка тестны вакытында тапшырыгыз
  • Табиб билгеләгән терапияне өзмичә үтәгез
  • Сәламәтлеккә җаваплы карагыз

Белемле булу – үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң ышанычлы юлы.
Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев