Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тирене нәрсә картайта?

Биткә кыйммәтле кремнар сылап кына яшәреп була, дип уйлаучылар ялгыша.

Фото: ясалма интеллект

Коллаген — кешенең эчке «корычтан каркас»ы. Ул тирене ныклы һәм җыйнак итеп тота. Әмма парадокс шунда: ул искиткеч нык булуга карамастан, җиңел генә таркалырга мөмкин. Моңа кешенең яше һәм актив кояш тәэсире генә сәбәпче булмаска мөмкин.

Хәзер организмны “яшәртү” өчен коллаген куллану бик популяр. Әмма БАДлар ярдәмендә генә моны эшләп буламы соң? Бер банка коллаген эчеп, 5 яшькә яшәрәсез дигән вәгъдәләр чынлыкка туры киләме?

Табиблар әйтүенчә, коллаген акрынлап кына түгел, ә бик тиз дә таркалырга мөмкин.

Коллагенны иң нык юкка чыгара торган әйбер — организмда инсулинның артык булуы. Әгәр еш ашыйсыз, яшерен шикәрле азыклар, шикәрле эчемлекләр һәм йогуртлар, шулай ук югары лактозалы сөт азыклары кулланасыз икән — болар инсулин бүленүенә даими стимул бирә. Ә хроник рәвештә югары инсулинлы булу коллагенны юкка чыгара торган төп фактор.

Икенче урында — йокы җитмәү. Иртә картаюның бу сәбәбе әле дә тиешенчә бәяләнеп бетмәгән. Йокы туймау тернәкләнү процессларын туктата, чөнки нәкъ йокы вакытында үсеш гормоны синтезлана. Ул тукымаларны тергезү һәм яңа коллаген барлыкка китерү өчен җаваплы. Әгәр йокы аз булса, яисә соң ятсагыз, тире үзен “ремонтлый” алмый. Шуңа күрә 23:00 гә кадәр йокларга яту мөһим.

Кеше аз хәрәкәт иткәндә, организм эконом режимына күчә. Май тукымасы “киңлекне” әкренләп тутыра, матдәләр алмашы әкренәя. Күзәнәкләр инсулинга гадәттәгечә җавап бирми башлый, һәм кеше аз ашауга карамастан, кандагы шикәр һаман да югары булып кала.

Әгәр артык май катламы бар икән, организм даими рәвештә югары инсулин режимында эшли. Бу исә коллагенның яңаруына караганда тизрәк таркалуына китерә, ди табиблар.

Тәмәке төтене тирегә агрессив химик коктейль кебек тәэсир итә. Ул көчле оксидлашу стрессын китереп чыгара, коллаген җепселләре ирекле радикаллар тарафыннан “хөҗүмгә” дучар була. Кан әйләнеше начарая, күзәнәктәргә кислород азрак килә, һәм алар нормаль тернәкләнә алмый.

Коллаген таркалуга китерә торган тагын бер фактор — ультрафиолет. Бу күпсанлы тикшеренүләр белән расланган. Туры кояш нурлары коллагенны таркатучы ферментларны активлаштыра. SPF кремнар кулланмасак, тире тизрәк картая һәм торгызылу процессы бозыла.

Организмда кайбер матдәләр җитмәү дә коллаген таркалуына китерә. Әгәр аксым, магний, D витамины яки инсулин балансы бозылган булса, хәтта иң кыйммәтле крем да тире өслегендә генә “эшли” һәм нәтиҗә бирми.

Ә сез тирегезне картаюдан саклау өчен күбрәк нәрсәгә игътибар итәсез: кремнаргамы, тукланугамы, йокыгамы? 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев