Талпан кадалса нишләргә? Кайнар линия эшли
2026 елның 27 апреленнән 10 маена кадәр Роспотребнадзор тарафыннан талпан вирусы энцефалиты һәм талпан аша күчә торган башка инфекцияләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясе уздырыла.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Белгечләр иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк:
•Талпаннар һөҗүменнән шәхси саклануның нинди кагыйдәләре бар?
• Әгәр талпан кадалса (ябышса), нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
• Тикшергәндә уңай нәтиҗә булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
• Авыруның төп билгеләре нинди, талпанга каршы вакцинаны кайда һәм ничек ясарга?
• Лабораторияләр нинди график буенча эшли?
Тематик кайнар линия кысаларында киңәш бирә торган телефон номерлары һәм консультация үзәкләре һәм пунктлары адреслары Роспотребнадзорның Россия Федерациясе субъектлары буенча территориаль органнарының рәсми сайтларында бастырылган.
Федераль дәрәҗәдә тәүлек буе Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге эшли – 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗнең Яшел Үзән филиалына гражданнарның кайнар линиясе буенча мөрәҗәгать итү өчен мәгълүматлар: консультация пункты - (84371) 57263, эпидемиология бүлеге (84371) 56346.
Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 13.00дән 16.45кә кадәр кабул ителә.
ТАЛПАН ТЕШЛӘҮДӘН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
ТАЛПАН ТЕШЛӘҮНЕ НИЧЕК БУЛДЫРМАСКА?
БОРРЕЛИОЗ
ВИРУСЛЫ ЭНЦЕФАЛИТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев