Салют сайлаганда игътибарлы булыгыз
#кирәклекиңәшләр

Салют сайлаганда игътибарлы булыгыз

Яңа елны салюттан башка күз алдына китереп булмый, әмма пиротехника зур саклык таләп итә.

Фото: ясалма интеллект

Иң элек пиротехниканың хәвефлелек классына игътибар итәсе. Сертификатында яки кабында күрсәтелә ул. Мондый класслар – бишәү. Һәркайсының үз кагыйдәләре бар.

Хәвефлелек классы:

  • 1 класс — бенгаль утлары, хлопушкалар (бүлмәдә ярый).
  • 2–3 класс — урамда гына.
  • 4–5 класс — махсус рөхсәт белән генә.

 Урын сайлау:
Салютны йортлардан ерак, тигез мәйданчыкта очырыгыз. Якында агачлар, электр чыбыклары булмасын. Кешеләр кимендә 30–50 метр читтә торырга тиеш.

Иминлек кагыйдәләре:

  • инструкцияне укыгыз;
  • җилсез һавада гына кулланыгыз;
  • кешеләргә һәм биналарга таба юнәлтмәгез;
  • фитильне ерактан кабызыгыз;
  • янында тәмәке тартмагыз.

Салют шартламаса — шунда ук якын килмәгез. 10 минуттан соң гына тикшерегез, кабат кабызмагыз.

Җаваплылык:
Кагыйдәләрне бозу штрафка, ә сәламәтлеккә яки милеккә зыян салу — хәтта җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин.

Бәйрәмегез хәвефсез узсын!


Нет комментариев