Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Онытылган камфора мае файдасы хакынд

Безне соңгы елларда, СССР заманындагы нәтиҗәле һәм очсыз дәвалау чараларын оныттырып, даруханәләрдәге кыйммәтле даруларга «утырттылар». Алар хәзер дә бар барын, әмма витриналарның кеше күзе төшмәслек урыннарында яки бөтенләй дә куелмыйлар. Чөнки кереме аз, аларны сатып баеп булмый.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Бүген тулаем табигый продукт – камфор агачыннан алына торган камфора маен һәм аның файдалы үзлекләрен искә төшерик. Ул, һичшиксез, һәр өйдә булырга тиеш.

Колак авыртса (отит). Колак әле «ата» гына башлаган этапта җылы компресс ясарга кирәк. Майны бераз җылытып, марля кисәген шуңа манып, колакка тыгарга (эчкә агарлык булмасын) һәм шәл яки җылы яулык бәйләп куегыз. Авырту бер-ике сәгать эчендә бетә.

Буыннар һәм муен авыртса. Сызлаган урынга камфора мае ышкып, йон шарф яки шәл белән чорнап, йокларга ятыгыз. Иртән каян авыртканын онытырсыз.

Тире бетчәле булса. Шаккатмалы, әмма әлеге «майлы» май бетчәләрне киптерә һәм ялкынсынуны бетерә. Мамыклы таякчык белән бетчәгә тидерергә һәм иртән ул инде яртылаш кимегән булыр.

Йөткерү һәм бронхит. Озак йөткергәндә, җылытылган камфора мае белән балны кушып, йоклар алдыннан күкрәк һәм арканы уарга (йөрәк турысына сөртмәскә). Кеше тирли һәм үпкәләр тизрәк чистара.

Черки һәм вак чебен өерен куркыта. Химик репеллентлар урынына камфора кулланыгыз. Киемегезгә яки нинди дә булса агач өслеккә берничә тамчы тидерсәгез, сезне әлеге безелдәвекләр әйләнеп узачак. Алар ул исне күралмыйлар.

 Камфора мае – бары тик тышкы куллану өчен генә! Аны эчәргә яки ачык яраларга шул килеш тамызырга ярамый.

Сәхифәне Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев