Онкологик авырулар бүгенге көндә үлем-китемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора
2 – 8 февраль – Онкологик авыруларны профилактикалау атнасы.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
4 февраль — Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан
Онкологик авырулар бүгенге көндә үлем-китемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Әмма әлеге авыруларның шактый өлешен куркыныч факторларны киметү һәм иртә ачыклау ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин.
Беренчел профилактиканың төп юнәлешләренә тәмәке тартудан баш тарту, рациональ туклану, тән авырлыгын нормада тоту, алкоголь куллануны чикләү һәм җитәрлек физик активлык керә.
Скрининг программалары — маммография, аналык муенының цитологик тикшеренүе, колоректаль скрининг — яман шештән үлем очракларын киметүдә үз нәтиҗәлелеген исбатлады. Алар башлангыч стадияләрдәге үзгәрешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрне вакытында сизеп, табибка мөрәҗәгать итү дәвалауның нәтиҗәлелеген һәм пациентларның яшәү мөмкинлеген сизелерлек арттыра.
Халыкның онкологик уяулыгын арттыру, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация культурасын үстерү, онкологик ярдәм хезмәтләренә ышаныч формалаштыру — яман шеш авыруларына каршы көрәштә мөһим шартлар булып тора.
50 яшьтән өлкән кешеләргә тизәктә яшерен канга иммунохимик анализны даими рәвештә тапшыру һәм/яки колоноскопия үтү тәкъдим ителә.
30 яшьтән узган хатын-кызларга ел саен гинекологта аналык муены яман шешенә скрининг узу зарур.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев