Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Нервларыгыз нык какшаса...

20 гр бөтнек, 25 гр валериана тамыры, 50 гр мәтрүшкә (душица), 50 гр кандала үләне (донник), 50 гр дүләнә (боярышник) чәе әзерләгез. 2 аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын 0,5 литр кайнар суга салып, төнәтергә. Ашар алдыннан 1/2 стакан эчәргә.

Мелисса элек-электән тыныч йоклар өчен шәп чара булып саналган. Алай гына да түгел, ул нервоздан һәм кызып китүчәнлектән дә алыштыргысыз дару булып торган.

☕ Йокысызлык белән бәйле проблемадан түбәндәге чәй ярдәмгә килер.

? 1 аш кашыгы ромашка чәчәге, 1 аш кашыгы мелисса яфраклары, 0,5 аш кашыгы сары мәтрүшкә (зверобой), 0,5 аш кашыгы колмак күркәсен катнаштырырга. 0,5 аш кашыгы шул катнашманы бер стакан кайнар суга салып, өстен капларга һәм 15 минут көтәргә. Сөзеп, йоклар алдыннан бер сәгать кала эчәргә.

☕ Йокысызлыктан төнәтмә

? 200 мл кайнар суга 3 чәй кашыгы мелисса салып, 5 минут капкач белән томалап тотыгыз. капкачка җыелган су тамчыларын савытка коеп төшерегез, чөнки анда эфир майлары була. Көн дәвамында 1-2 стакан эчегез. Төнәтмә, сәбәбе стресс булган ашказаны авыртуы белән катнаш йокысызлыктан бик файдалы.

☕ Нервлары какшаганнар өчен

? Вакланган колмак күркәсен, валериана тамырын, курай үләне (дягиль) тамырын, сарут тамырын, сары мәтрүшкәне берәр аш кашыгы алып, катнаштырырга. Шуны 1 аш кашыгы алып 200 мл кайнар суга салып, капкач томаларга. 15 минутлап көтәргә (өстенә юка элпә ятканчы). Сөзәргә. Бик каты нервлар киеренкелеге вакытында берәр стакан җылы төнәтмә эчәргә.

☕ Юлга чыгар алдыннан шундый чәй эчегез

? Валериана тамыры, колмак күркәсе, сары мәтрүшкә, чамбырны (чабрец) бер үк күләмдә алып, кушыгыз. 2 аш кашыгы катнашманы термоска салып, 500 мл кайнар су коегыз һәм бер сәгатькә калдырыгыз. 0,5 стакан төнәтмәне юлга чыгар алдыннан һәм юлда эчегез.

☕ Стресстан коткаручы төнәтмә

? 1 аш кашыгы колмак күркәсен бер стакан кайнар суга салып, 10 минутка капкач белән каплап тотыгыз. Сөзеп, 0,5әр стакан ашар алдыннан көнгә ике тапкыр эчегез.

⚡⚡⚡ Сездә депрессияме? Кәефне күтәрүче кайнатма

4 аш кашыгы сары мәтрүшкәне 1 литр кайнар суга салып 2 минут пешерегез. 10 минутлап, элпә барлыкка килгәнче капкач астында тотыгыз. Суынгач, сөзегез. Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 0,5әр стакан эчегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев